Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

20:40, 07.06.2023

Кайсы райондагы Сабан туенда кайсы артист катнаша - исемлек

Сабан туе артистлар һәм спорт уеннарына гына әйләнеп калды, милли йөзен булдырырга кирәк дигән өндәү булса да, милли бәйрәмнең төп йөзе булып артистлар кала бирә. Сабан туйларына татар эстрадасының төрледән-төрле артистлары килә: танылган һәм танылып өлгермәгән, атказанган һәм халык артисты исемен яулаган, меңәрләгән аудитория җыючы һәм бик популяр булмаган. Бу инде күптәнге традиция. Сабантуйларга бер-ике «кассалы артист»ны һәм аларны аралаштыру өчен, халык уеннарда катнашып, шашлык-коймак ашап өлгерсен өчен, «шабашникларны» да чакыралар. Сабантуйга нинди артист чакырылуы райондагы спонсорларның «кесәләренә» дә карый бит әле, популяррак булган саен бәясе дә югарырык. Шуңа да, сөтнең «каймагы» белән «сыегын» аралаштыралардыр инде.

Кайсы район кемне чакыра? Бу мәсьәлә буенча район мәдәният бүлекләрендә эшләүчеләргә сорау бирдем. Теләче районы мәдәният бүлегендә алдагыча җавап бирделәр: «Халыккка әзрәк популяр артистлар да кирәк. Без үзебезнең якташларны да чакырабыз, көне буена бер артистны гына карап тора алмыйлар бит инде алар».

Фото: ©Салават Камалетдинов  

Ә быел район Сабантуйларында кайсы артистлар чыгыш ясаячак? «Интертат» сезгә исемлек тәкъдим итә.

Әгерҗе районының Сабан туенда 11 июнь көнне Гүзәлия һәм Артур Минһаҗевлар (12:40 – 13:40), Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов (13:40 – 16:00) чыгыш ясаячак.

Әгерҗе районының Кырынды авылында 10 июнь көнне Зәйнәб Фәрхетдинова көтелә.

Азнакайда көндезге Сабан туенда 11 июнь көнне Марат Галимов һәм Линара Батталова (11:00 – 15:00), кичкесендә Иркә һәм Равил Галиевның (18:00 башлана) чыгышларын карарга мөмкин.

Әлмәттә 11 июнь көнне Марат Яруллин, Инсаф Ганибаев, Салават Миңнеханов, Гүзәлем, «Казан егетләре» төркеме чыгышы (11:00 башлана) булачак.

Актаныш районында Айдар Ракипов, Раяз Фасыйхов, 9 июнь көнне 12:00 сәгатьтә Яңа Элемдә Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, 11 көнне Чөгәнәдә Зинира һәм Ризат Рамазановлар чыгыш ясый. 9 июнь көнне 16:00-18:00 сәгатьтә Меңнәр авылында Филүс Каһиров чыгышы көтелә.

Апаста 11 июнь көнне 16.00 сәгатьтә Ришат Төхвәтуллин, 10 июнь көнне Иске Йомралы авылында Илгәрәйне күрергә була.

11 июньдә Арчада ИлСаф, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Энҗе Шәймурзина, Алсу Хәбибуллина, Руслан Кирамутдинов, Зәринә Хәсәншина (11:00 башлана) чыгыш ясаячак.

Олы Әтнәдә эстрада артислары чыгыш ясамаячак, үз көчләре белән генә үткәрәләр, әмма авыллары кирәкне бирә. 11 көнне Яңа Шашы авылына Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Түбән Бәрәскә авылына Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов, Түбән Көек авылына Бәширә Насыйрова, Комыргуҗа авылына Ильшат Сафин, Рамиль Закиров килә, дип хәбәр итте Әтнә мәдәният бүлеге.

Баулы районында 10 июнь Рәнис Габбазов һәм Гөлия Сагиева чыгыш ясаячак. Ә Хансөяр авылы Сабантуенда 11 июньдә Сөмбел Билалова, Шалты авылында Алинә Сафиуллина, Таһир Сафиуллин катнашачаклар.

Бөгелмәдә 10 июнь көнне Ришат Тухватуллинны карап булачак (11:00 башлана).

Буада Фирзәр Мортазин, Салават Фәтхетдинов, Раил Садриев, Динә һәм Рафаэль Латыповлар (16:00 башлана) булачак. Яңа Тинчәлә авылына 10 июнь көнне 9:00 сәгатьтә Гүзәл Уразова киләчәк.

Биектау районында махсус чакырылган кунаклар – Рифат Зарипов һәм Илсөя Бәдретдинова.

Чүпрәле районында Илнат Фәрхуллин үзенең иҗади коллективы белән чыгыш ясаячак.

Чирмешәндә 11 июнь көнне 12:00 сәгатьтә Лилия Хәмитова, Винарис Ильегет, Әминә Галимова, Ринат Гарифуллин, Эльвира Хамматова, Рината Тэй, Ильдус Садыйков чыгыш ясаячак. Кич белән 20:00 сәгатьтә диджей Алиның дискотекасы булачак.

Алабуга Сабан туенда 11 июнь көнне Филүс Каһиров катнашачак.

Зәйгә 10сы көнне шулай ук Филүс Каһиров(17:00 – 18:00), Ясмин һәм Рөстәм Насыйбуллин (13:30 – 15:00), Радик һәм Равил Шәрипҗановлар (16:00 – 17:00) киләчәк.

Кайбыч район үзәгендә 10 июньдә 10.00 сәгатьтә Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, 20.00 сәгатьтә Чулпан Юсупова киләчәк. 11 июньдә авыл Сабан туйлары: Ябалак авылында 15.00 сәгатьтә Ринат Рахматуллин, Зөлфәт Зиннуров, Хуҗа Хәсән җирлеге Кушкүл авылында 10.00 Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Азат Зарипов килә, Мөрәле авылында 10.00 сәгатьтә юмор остасы Булат Гыйләҗев, җырчы Ринат Мәүликиев чыгыш ясый. Борындыкта 10.00 Мәкъсүт Юлдашев чыгыш ясый. Кошманда 10.00 сәгатьтә алып баручы Рамил Шәрәфиев, җырчы Зәрия Саттарова, җырчы Рафис Фазылҗанов көтелә.

Теләчегә 10 июньгә «Казан» бию ансамбле, «Бәрмәнчек», Ильдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразова, Винера Ганиева, Фәрит Хатыйпов, Марсель Вагыйзов чакырылачак.

Тукай районында Сабантуй Кызыл Байрак авылында үтә. 11е көнне Кызыл Байрак авылы кунаклары Гүзәл Уразованың җырларын тыңлый алачак. Иштирәк авылына 10 июнь көнне 12:00 сәгатьтә Айгөл Бариева киләчәк.

Тәтештә Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Айгөл Халиуллина чыгыш ясаячак (11:30 башлана).

Чистайда 10 июнь көнне Рәфис Кәлимуллинның, Ришат Төхвәтуллинның, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановларның чыгышларын карарга килә аласыз.

Нурлатта 11 июнь Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Зинирә һәм Ризат Рамазановлар чыгыш ясаячак.

Сарманда 12 июньдә кичке Сабантуйда Марат Яруллин чыгышын карап булачак. Иске Кәшәр авылында 11 июнь көнне 15:00 сәгатьтә Нәркис чыгыш ясаячак.

Питрәчтә 10 көнне 10:00 сәгатьтә Ильшат Сафин һәм Рифат Зарипов чыгыш ясый.

Кукмарага 11 июнь көнне 10:00 сәгатьтә Әнвәр Нургалиев киләчәк.

Түбән Камада 18 июнь Фирдүс Тямаев, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Марат Яруллин, Филүс Каһиров, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар сәхнәне кыздырачак. Тобада 11 июнь көнне 12:00 сәгатьтә, ә 17 июнь көнне 13:00 сәгатьтә Югары Чаллыда Нәркис чыгышы көтелә.

Менделеевск районында 11 июнь Филүс Каһиров катнашачак. 10 июньдә көндез Бәзәкә авылында Салават Фәтхетдинов чыгыш ясый.

Мамадышка 10 июнь Иркә киләчәк (12:00 башлана). 11 июньдә 16:00 сәгатьтә Иске Комазан авылында Данир Сабиров көтелә. Данир Сабиров шулай ук 17 июнь көнне Чаллыда чыгыш ясаячак.

Минзәлә районында 10 июнь көнне 11:00 – 12:00 сәгатьтә Зәйнәб Фәрхетдинова булачак. Әтрәкле авылында 10сы көнне 13:00 сәгатьтә Вадим Захаров, Гөлек авылында 14:00 сәгатьтә Марат Яруллин, Рузилә Хаертдинова, Минзәлә театры артистлары, Илсур Шәйдуллин, Илмир Ямалов чыгыш ясаячак.

Мөслим районы Елгабаш авылында 10 июнь көнне 11:00 – 13:00 аралыгында Филүс Каһиров чыгыш ясаячак.

Лениногорскига шулай ук 10 июнь көнне Лидия Әхмәтова киләчәк.

Яшел Үзәндә 11 июнь 13:00 сәгатьтә Гөлназ Асаева һәм Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячаклар.

Балтачта Раяз Фасыйхов, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов чыгышлары көтелә. 9 июнь көнне 12:00 Балтачның Чутай авылында Илсөя Бәдретдинова булачак.

Лаешта Раяз Фасыйхов, Резедә Шәрәфиева, Гөлнара Тимерҗанова, Зөһрә Шәрифуллина, Азат Хәлимов, Асылъяр, «Бәллүр» триосы, баянчы Азат Хәлимов (13:00 – 16:30) булачак.

Ютазы районында 10 июньдә җирле артистлар катнашында гына уза. Безгә билгеле булганча, район башлыгы «читтән артист чакырырга финанс мөмкинлекләре юк» дигән. Югары Осланда шулай ук бәйрәм җирле артистлар, мәдәният үзәкләре катнашында гына узачак.

Сабан туе – икмәк туе, диләр. Кем өчендер ул хезмәт бәйрәме, кемгәдер туганнар белән күрешеп алу көне, ләкин җырчы халкы өчен ул – чын мәгънәсендә «икмәк туе»...

Ключевые слова: Менделеевск
Источник: Intertat
просмотров: 75

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.