Россия Мәгариф фән һәм югары белем министрлыгы Белгород өлкәсе укучылары өчен җиңеләйтелгән режим кертү турында карар кабул итте. Белгород өлкәсенең чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучылар әңгәмә белән генә вузга кабул ителә.
284 мәктәп кергән исемлек әзерләнгән. Шуларда укыган укучылар өчен бу ташламалар эшли. Югары уку йортлары 7 июньгә кадәр үз норматив актларына үзгәрешләр кертеп, министрлыкка хиссап бирергә тиеш.
Белгород хакимияте артиллерия утыннна зыян күргән һәм эвакуацияләнгән Шебекино шәһәр округы укучыларын БДИдан азат итте.