Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:01, 13.05.2023

Әдәби премияләрне «стахановча» бүлү мәрәкәсе: «Берничә премия җыю мактаныр өченме ул?»

Язучылар берлегенең элитасы – идарә әгъзалары Берлеккә җитди сәбәп белән җыелды – бүген алар җиде төрле әдәби премиянең лауреатларын тәгаенләячәк – җиде төрле премия лаеклыларга бүленәчәк.

Алдагы көнне остаханәләрнең берләштерелгән утырышында кандидатлар тәкъдим ителгән иде.

Мин идарә утырышларында булырга тиеш түгел, әлбәттә, әмма әрсезләнеп килеп утыргач, куып чыгаручы булмады. Татарстан язучылар берлегенең идарә утырышына рәиснең үзе һәм аның өч урынбасары (Илсөяр Иксанова, Рифат Җамал һәм Чаллы язучылар бүлеге рәисе Факил Сафин) белән бергә 18 кеше җыелган иде.

Утырышны рәис үзе – Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла алып барды.

Ркаил Зәйдулла: Хөрмәтле җәмәгать, кворум бар. Килә алмаган кайбер кешеләр тавышларын биреп калдырдылар. Хәл итик – тавыш калдыручыларны игътибарга алыйкмы?

Тавышлар: Алыйк. Алмыйк. Кворум булгач, кирәкми.

Камил Кәримов: Фәйзуллин килгән – үзе генә ике кешегә тора. (Сүз халык шагыйре, 55 идарә әгъзасы Равил Фәйзуллин турында бара. авт)

Ркаил Зәйдулла: Мин киңәш итеп сорыйм. Кул күтәрик. Димәк, игътибарга алмыйбыз. Хөрмәтле җәмәгать, без язучыларның «парламент каникуллары» башланыр алдыннан чираттагы җыелышына җыелдык. Утырышыбызны шәхесләргә тимичә генә бәхәсләшеп үткәрербез дип уйлыйм. Төп мәсьәлә – әдәби премияләр. Без секцияләр җыелышын үткәрдек. Кеше күп килгән иде. Сезне болай гына җыеп булмый, премия дисәң, халык җыела. Уйлап куйдым – җиде премия буенча сөйләшүләрне аерым-аерым үткәрсәк, ел буена җитәр иде. Сүзне Илсөяргә бирәм. Әйтеп кенә үт, чөнки бөтен кеше премия мәсьәләсен уйлый.

Алга таба Татарстан язучылар берлегенең иҗат буенча урынбасары Илсөяр Иксанова, Чаллы бүлеге рәисе (шулай ук урынбасар) Факил Сафин һәм Әлмәт бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев бер ай эчендә үткән әдәби чаралар буенча отчет тоттылар. Аларны бераз кыскартып бирәм.

Язучылар Тукай аендагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясый – очрашуларга килгәннәр, зираттагы өмәгә генә...

Илсөяр Иксанова: Безнең көн саен чаралар булып тора – кыскача гына үткән идарә утырышыннан – 19 апрельдән соңгыларын санап үтәм. Профессор, филология фәннәре докторы Хатип Миңнегуловның күп еллык иҗтимагый эшчәнлегенә багышланган «Дөньяда сүзем бар» дигән бөтенроссия гамәли конференциясе үтте.

Ркаил Зәйдулла: Рәдиф Гаташ эчтәлекле чыгыш ясады дип язылганмы?

Илсөяр Иксанова: Язылган. Шул ук көнне Тукай музеенда Ибраһим Нуруллинның 100 еллыгына багышланган кичә узды. «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Муса Җәлил премиясе тапшырылды. Рифат Сәлахны премия белән котлыйбыз. 24 апрельдә Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның тууына 145 еллыкка багышланган халыкара гамәли семинар үтте. Бу утырышта Язучылар берлеге исеменнән Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ чыгыш ясады. 24 апрельдә Тукайның туган көненә багышланган чаралар үтте. Анда безнең күп кенә язучылар катнашты. 25 апрельдә бер төркем язучылар Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә Кушлавычта булдылар. 25 апрельдә Буа районында Ренат Харис исемендәге республика күләмендәге фәнни-гамәли конференция узды. 26 апрельдә Тукай көннәре. Ул Тукай һәйкәленә чәчәк салудан башланды...

Язучылар: Ярар инде. Җитте...

Рәдиф Гаташ: Зиннур Мансуровның бик әйбәт итеп Шигырь бәйрәмен алып баруын әйт инде.

Илсөяр Иксанова: … «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләбиб Лерон шигырь сөйләде... 28 апрельдә Татарстан Язучылар берлеге Татар бистәсе зиратында «Хәтер өмәсе» оештырды...

Ркаил Зәйдулла: Язучылар мираска шулкадәр битараф. Безнең барыбызның да шунда барасы бар. Ун кеше җыелды. Идарә әгъзалары килергә тиеш иде бит.

Илсөяр Иксанова: ...6 майда Кама Тамагы районының Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинны искә алып Коръән мәҗлесе узды. Мәскәүдә рус телендә Тәрҗемә үзәге әзерләгән китаплар басылып чыкты – Әхәт Гаффар әсәрләре һәм Надир Дәүләткә багышланган китап.

Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин: Тукай көннәренә бәйле бик күп чараларны санап бетерерлек түгел. 24 апрельдә көне буе Түбән Камада чаралар булды – Тукай исемендәге китапханәдә язучы Факил Сафин белән очрашу, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен» дигән региональ бәйге, «Тукайны онлайн укыйбыз» марафоны. «Ак калфак» хатын-кызлар корылтаенда Лилия Гыйбадуллина катнашты. Чаллы шәһәренең 49нчы балалар бакчасында «Тукай яши безнең күңелләрдә» дигән шәһәр бәйгесенә йомгак ясалды, анда Әлфия Ситдыйкова катнашты... ТНВ каналының «Әдәби хәзинә»се Лилия Гыйбадуллина турында тапшыру әзерләде. 5 майда Чаллы театрына – Артур Шәйдуллинның «Җаның ниләр тели» спектакленә язучыларның культпоходы булды.

Ркаил Зәйдулла: Факил абый, күп эшлисез. Хәбәрләрегезне дә сайтка җибәреп торыгыз әле. Сирәк-мирәк кенә түгел, күп итеп җибәрегез. Сайтта булмаса, эш күренми.

Рифкать Шаһиев: Безнең эшләр Әлмәт бүлегенең 60 еллыгы планы нигезендә алып барыла. Һәр мәктәптә, һәр балалар бакчасында расланган график буенча бара. Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Рафаил Төхфәтуллин каберләрен чистартып өмә үткәрелде. Энҗе Мөэминованың 100 еллыгы уңаеннан әзерлек мәсьәләләрен хәл итеп Габдрахман авылында очрашу булды. 26 апрельдә драмтеатр белән берлектә – Тукай көннәре. Лениногорск районы үзәк китапханәсендә Людмила Алан иҗаты буенча әдәби кичә. Төп эшебез – 60 еллыкка зур җыентык өстендә эшлибез.

Ркаил Зәйдулла: Өстендә эшләмибез, шуны эшлибез.

Хәбир Ибраһим: Өстендә эшлибез дигән сүз – ул калька. Хатын өстендә эшләргә була...

Ркаил Зәйдулла: Газинур Морат хәзер безнең әдәби консультант һәм минем киңәшче. Бер айдан артык эшли. Сөйләп ал әле – кемнәр килә безгә.

Газинур Морат: Эшләп торабыз, Аллага шөкер! Авторлар элеккеге шикелле өелеп килми хәзер – дөресен әйтергә кирәк. Аның яшь дигәне дә...

Ркаил Зәйдулла: 40та.

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Газинур Морат: Юк, 40 булса әйбәт ул, яшь дигәне 60лар тирәсендә. Мин үзем өчен шушында эшли башлагач ике шактый кызыклы авторны ачтым. Икесе дә үз аяклары белән килеп керде. Берсе – Балтач егете Алмаз Әхмәтгалиев. 1985 елгы бугай. Профессиональ дәрәҗәдә яза. Аның китабын чыгарып була дип уйлыйм. Тагын бер кеше миңа ачыш булды. Анысы олырак, 1961 елгы бугай. Дамир Нуриәхмәтов – Арча егете. Балалар өчен яза торган гаҗәеп шагыйрь! Хәзер балалар өчен язу модада түгел, дөресен әйткәндә, чөнки бастырыр җир юк. Ул оныклары өчен язган. Профессиональ дәрәҗәдә язган. Чын балалар шагыйре. Китабын...

Хәбир Ибраһим: Ничә яшь?

Газинур Морат: Профессиональ яза дим, хикмәт яшьтә түгел. Якын арада гаризасы белән китап нәшриятына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Ркаил Зәйдулла: Миңа да укырга бирерсең. Ике кешене табу – зур эш. Конкурслар турында да әйтеп китәсеңме?

Газинур Морат: Миңа конкурслар үткәрү мәрәкәсе дә тиде. Яшел Үзән районының Шырдан авылында Каюм Насыйри иҗатына багышланган конкурсны бер бизнес-леди үткәрә. Югары дәрәҗәдә үтә. Аннан килеп «Мәгариф» журналы белән берлектә үткәрелгән конкурс эшендә катнаштым – укырга, бәяләргә туры килде.

Ркаил Зәйдулла: Шуның өчен алдык бит инде сине. Инде төп эшкә – премияләр мәсьәләсенә күчәбез.

Язучылар премия бүлү мәсьәләсенә күчте

Илсөяр Иксанова: Берләштерелгән остаханәләр утырышыннан Гаяз Исхакый премиясенә бердәнбер кеше – Роза Туфитуллова бертавыштан тәкъдим ителде. (Нәмзәтләр турында күбрәк мәгълүмат – остаханәләрнең берләштерелгән утырышыннан репортажда. Авт).

Факил Сафин: Чаллыдан без... яше дә бар – 85 яшьлеген күптән түгел үткәргән...

Ркаил Зәйдулла: Причем монда яшь?

Факил Сафин: ...бик актив, бөтен бәйгеләрдә катнашып призлы урыннарны алып килә торган Фәтхулла Абдуллинның «Кемгә сөйлим серләремне?» дигән китабын Гаяз Исхакый премиясенә тәкъдим итәбез. Җәмәгать эшчәнлеген сөйли башласам... Чаллы бүлеге аны тәкъдим итте.

Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ: Кичә Разил Вәлиев белән сөйләшкән идек – чит илдә әле. Безнең остаханәләр фикерен хуплады.

Тукай премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова: Мин дә әйтим әле. Роза Туфитуллова татар өчен күп эшләр эшләгән кеше. «Ак калфак» оешмасын оештыручы ул. «Сөембикә» журналын...

Ркаил Зәйдулла: Син кичә килмәдең. Без бу турында сөйләштек...

Нәбирә Гыйматдинова: Сөйләсәгез, мин бүген сөйлим. Аның Мәскәүдә Иҗтимагый палатадагы эше...

Ркаил Зәйдулла: Аның ул хакта китабы бар.

Нәбирә Гыйматдинова: Ул бик зур шәхес. Ачык тавыш биреп кенә сайлыйк.

Ркаил Зәйдулла: Монда ике кандидатура. Сайлау комиссиясе – Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов һәм бер хатын-кыз – Лилия Гыйбадуллина. Хатын-кызны кертмичә ярамый, дискриминация диярләр...

Тукай премиясе лауреаты Камил Кәримов: 70тән узгач ирләре дә хатын-кызга әйләнә инде. Борчылмагыз!

Илсөяр Иксанова: Бюллетеньнәр әзерләргә кирәк  –  хәзер әйтәм. Икенче премия – Һади Такташ исемендәге премия. Безнең өч кандидатура – Ринат Мәннан, Эльмира Шәрифуллина, Марат Кәбиров.

Факил Сафин үз шагыйрен үткәрү өчен хәйләли, әмма Ркаил Зәйдулла хәйләне тота

Факил Сафин: Чаллы бүлеге Айдар Суфияновны тәкъдим итә. Айдар Суфияновны чыгармыйсыз дигән тәнкыйть тә булды инде безгә. «Китабы чыккач», дидем. Чыкты...

Ркаил Зәйдулла: Бу минем тыкшыну буенча чыкты, дөресен әйткәндә. Яңа гына чыкты түгелме?

Факил Сафин: 2022 елда.

Ркаил Зәйдулла: 2022 елның ахыры.

Факил Сафин: Уртасында.

Ркаил Зәйдулла: Уртасында булса да бер ел үтмәгән бит.

Факил Сафин: Бер ел үтмәгән дигән нәрсәкәй юк положениедә.

Ркаил Зәйдулла: Язылмаган законнар. Кертикме, юкмы? Бер ел үтмәгән.

Факил Сафин: Положениедә булмаган әйберне нитмәгез инде.

Камил Кәримов: Кеше укып өлгермәгән булып чыга.

Факил Сафин: Китап нәшриятыннан чыгып җитмәгән, сигнальныен каршыга куеп сайлаган вакытлар булып килде...

Равил Фәйзуллин: Җәмәгать, бәхәсләшмик.

Факил Сафин: Бу бит инде елдан артык... почти бер ел йөри... яз аенда чыккан китап бит инде ул.

Ркаил Зәйдулла: Яз аенда чыкса да... Мин беләм – ул әйбәт шагыйрь, ләкин... карыйк әле – кайчан чыккан икән.

Рифат Җамал: Кайчан кул куелганы языла анда...

Факил Сафин: Октябрь. 2022 ел.

Ркаил Зәйдулла: Әйтәм ич... Киләсе елга. Әйбәт шагыйрь! Ничә ел чыкмыйча яткан. Үзем тыкшындым бит...

Факил Сафин: Мин хат язып җибәрдем бит сиңа «Тыкшын әле, пожалуйста», дип.

Ркаил Зәйдулла: Димәк, шушы өч кандидатура тирәсендә...

Равил Фәйзуллин: ...эш алып барабыз.

Ркаил Зәйдулла: Кемдә нинди фикерләр бар? Марсель Галиев.

Марсель Галиев: Бүгенгесе көндә...

Ркаил Зәйдулла: Туктагыз әле, егетләр! Ишетмим мин сине – дикцияң начар! Матди ярдәм сора – теш куйдырырга кирәк.

Язучылар Марат Кәбировны Тукай премиясенә тәкъдим итү турында фикер алыша

Марсель Галиев: Бу өч кеше арасында Марат Кәбировны иң кызыклы, оригиналь шагыйрь дип саныйм.

Ркаил Зәйдулла: Ул бөтен шагыйрьләр арасында аерылып тора.

Марсель Галиев: Һәр шигыре үзенчәлекле.

Ркаил Зәйдулла: Ул Тукайга лаек, әлбәттә, дөресен генә әйткәндә. Тагын кемнәрнең фикере бар? Хәбир Ибраһим! Дубайдан кайтты, егетләр! Каралып кайткан.

Рәдиф Сәгъди: Чибәрләнеп...

Хәбир Ибраһим: Кыйммәт һәм бик кызу.

Ркаил Зәйдулла: Без анда бармыйбыз да шуңа күрә.

Хәбир Ибраһим илһамланып Марат Кәбировның шигырен укый.

Ркаил Зәйдулла: Аның лирикасы тагын да әйбәтрәк. Монысы бераз публицистика. Безнең аксакалыбыз –  премияләрен санап тормыйм – Равил Фәйзуллин!

Равил Фәйзуллин: Мин Марсель белән, Хәбир белән тулысынча килешәм. Ул, чыннан да, Тукайга лаек. Без аны Тукайга күрсәтсәк, үткән ел Такташны алды, димәсләрме? Җитәр егеткә, фәлән-төгән, дисәләр, шушы момент кына бар.

Ркаил Зәйдулла: Монда без аны шагыйрь булып тәкъдим итәбез.

Равил Фәйзуллин: Бер алгач аның нәрсә өчен алганын тикшереп тормыйлар...

Ркаил Зәйдулла: Сөйләүләргә карасаң... бездә халык шагыйре исемнәре дә бирелде бәгъзеләргә.

Равил Фәйзуллин: Минем каршы килеп әйтүем түгел. Без аны 5-6 елга артка чигерәбез.

Ркаил Зәйдулла: Чигермибез. Егетләр, монда сүз Марат Кәбировның киләчәк язмышы... ул турында сүз бармый... бүген без аны шагыйрь итеп тәкъдим итәбезме?

Нәбирә Гыйматдинова: Итик.

Ркаил Зәйдулла: Монда өч кеше. Һәркем үз зәвыгы белән тавышын бирергә тиеш. Киләчәктә Нобель премиясе булса да...

Илсөяр Иксанова: Чиратта – Фатих Хөсни премиясе. Өч кандидатура булды. Биштән өчесе үтте – Рафис Корбан, Алмаз Гыймадиев, Кәрим Кара. Рафис Корбанның, ни өчендер, романнары тәкъдим ителде.

Рафис Корбан идарә әгъзалыгын Фатих Хөсни премиясенә алмаштырырга тели

Ркаил Зәйдулла: Монда бер нюанс бар. Идарә алдыннан Рафис Корбан булып китте. Хәтерләсәгез, мин әйткән идем: «Идарә әгъзасы булсагыз, премиягә дәгъва итмәгез», дигән идем. Чөнки миңа кадәр идарә әгъзалары бер-берсенә премия бирү белән шөгыльләнгән – яшерен-батырын түгел. Мин шулай дигәч, Рафис Корбан кызарынды-бүртенде һәм «Мине идарә әгъзасыннан чыгарыгыз», дип гариза язып керткән. Мин әлегә ул мәсьәләне монда куймыйм, үзегез беләсез – ул бүген болай, иртәгә тегеләй. Кешенең премия аласы килә...

Рәдиф Сәгъди: Аның күптән алганы юк...

Ркаил Зәйдулла: Нинди сүз соң ул? Минем янга киләләр дә: «Мин 20 ел премия алмаган», диләр.

Рәдиф Сәгъди: Иҗаты бар аның. Иҗаты бар.

Хәбир Ибраһим: Нинди премия алырга тели соң ул?

Илсөяр Иксанова: Фатих Хөсни...

Хәбир Ибраһим: Куйыйк!

Ркаил Зәйдулла белән Илсөяр Иксанова бертавыштан: Куелган бит инде!

Ркаил Зәйдулла: Алмаз Гыймадиев һәм Кәрим Кара куелган. Безнең Гамил Афзал премиясе бар бит.

Камил Кәримов: Гамил Афзал премиясен Алмаз Хәмзин алмаган әле...

Ркаил Зәйдулла: Алмаз Гыймадиев хикәяләре тач ябыша Гамил Афзалга.

Факил Сафин: Үткән ел без Алмазга Шәүкәт Галиев премиясен бирдек.

Ркаил Зәйдулла: Бик аз яза... саранланып яза... Ул да яшь түгел инде, 50дән узды.

Камил Кәримов: Аның бөтен иҗаты...

Ркаил Зәйдулла: Бер китап.

Камил Кәримов: Өч китап.

Ркаил Зәйдулла: Минем субъектив фикер – Кәрим Караның прозасында поэзия бар. Ул иң зур ни... Әхәт абый, әдәбият теориясе буенча әйт әле (Әхәт Мушинскийга дәшә. Авт). Проза ул поэзиягә якынаерга тиеш. Үзем әйттем синең урынга.

Факил Сафин: Чаллы бүлегенең дә тәкъдиме бар. Безнең актив эшли торган прозаик – Айгөл Әхмәтгалиева бар. Аның «Казан утлары» китапханәсендә «Һәркемгә бер кояш» китабын һәм «Казан утлары»нда чыккан повестьларын тәкъдим итәбез.

Ркаил Зәйдулла: Рөстәм Галиуллинның кесә китабымы? Кайда соң әле үзе? Фатих Хөсни премиясе, дигәндә, хикәя жанрын күздә тотып гамәлгә куелган иде...

Факил Сафин: Айгөл Әхмәтгалиеваның хикәяләре «Казан утлары»нда басылып тора.

Ркаил Зәйдулла: Басым ясамыйм, үз зәвыгызга карап тавыш бирегез, егетләр!

Рәфкать Шаһиева: Әлмәт бүлеге Илүсә Нәбиуллинаны тәкъдим итә.

Рәдиф Гаташ: Әлмәт белән Чаллы остаханәләр утырышына ук әзерләнеп килсен иде. Кичә бергә тикшергән булыр идек.

Факил Сафин: Без Чаллыда җыелышып утырдык – тикшердек.

Марсель Галиев: Башны бутыйсыз.

Факил Сафин: Безнең беркетмәләр бар. Сезнең беркетмәгез дә юк. Мин үземнең 60 язучымны алып килсәм...

Ркаил Зәйдулла: Ярсымагыз әле! Фатих Хөсни премиясенә алты кеше булган. Равил Фәйзуллинга хөрмәт йөзеннән Рәсимә Гарифуллинаны да бюллетеньга керткәннәр. Кичә аны Равил абый исеменнән Рифат Сәлах тәкъдим иткән иде. Алты кешегә тавыш бирергә риза булып кул күтәрегез әле. Һәркем үз зәвыге белән... Бу намуска кагылмый...

Хәбир Ибраһим: Лаек булырга тиеш.

Ркаил Зәйдулла: Зәвыклар туры килмәскә мөмкин.

Хәбир Ибраһим: Чаллыдан кемдер алырга тиештер бит инде.

Ркаил Зәйдулла: Гел бирәбез. Минем Чаллыга аерым мәхәббәт.

Лилия Гыйбадуллина: Шулаймыни?

Илсөяр Иксанова: Туфан Миңнуллин премиясенә бер генә кандидат булды – Зөлфәт Хәким. Аны барыбыз да беләбез. Үзем аны бу премиягә лаек дип саныйм.

Ркаил Зәйдулла: Бер генә кандидатура булса, ачык тавыш белән генә. Кул күтәрик.

Газинур Морат: Сайладык бит инде...

Ркаил Зәйдулла: Протокол өчен кирәк. Мин инде андый әйберләрдә «Собаку съел». Кем дә кем бердәнбер кандидатура Зөлфәт Хәкимне Туфан Миңнуллин премиясенә тәкъдим итә – кулыгызны күтәрегез! Драматурглар күп тә түгел, ләкин четерекле премия.

Илсөяр Иксанова: Җамал Вәлиди премиясенә безнең Чулпан Зариф һәм Равил Рахмани үтте. Бүген карадык – Рахмани 2021 елда Исхакый премиясен алган.

Рәдиф Гаташ: Рафис Корбан «премиясе юк аның», диде.

Факил Сафин: Чаллы исеменнән, җәмәгать, татар дөньясы өчен биниһая зур эш эшләгән тарихчы, публицист, фән эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмованың 2021 елда басылып чыккан «Габдерәшит Ибраһимов – милләтнең хокук яклаучысы» дигән китабын Җамал Вәлиди премиясенә тәкъдим итәбез.

Ркаил Зәйдулла: Гаяз Исхакый премиясен алды...

Факил Сафин: Гаяз Исхакый премиясен... алгандыр. Җамал Вәлиди премиясен дә алсын! Бу фәнни юнәлештә...

Ркаил Зәйдулла: Мин укыдым. Язуга караганда уку белән шөгыльләнәм. Премиянең максатын тагын бер әйтеп үтәм. Җамал Вәлиди премиясе әдәби тәнкыйть һәм әдәбиятны пропагандалау өчен бирелә. Аның положениесенә шулай язылган. Әлбәттә, бу бик зур китап. Бездә бөек кешеләр күп. Фәүзия апаның аны пропагандалавы бик әйбәт. Ләкин... Дөрес аңлагыз, минем кемнедер якын итү дигән әйберем юк, дошманлыгым юк. Чулпан Зариф Төркиядә дистәдән артык китап чыгарган. Аны бер тапкыр тәкъдим дә иткәннәр иде. Безнекеләр «прокатили».

Факил Сафин: Ул бит идарәдән дә үткән иде. Ни өчен бирмәделәр?

Ркаил Зәйдулла: Рафис Корбаннан сорарга кирәк инде. Аның катлаулыгы бар инде – Төркиядә яши...

Илсөяр Иксанова: Әле Әлмәтнең дә тәкъдиме бар.

Рәфкать Шаһиев: Без Наил Шәрифуллинның «Гаделлек эзләгәндәге гаҗизлек, яки Җиденче каттан караш» китабын тәкъдим итәбез.

Ркаил Зәйдулла: Бу публицистика.

Рәфкать Шаһиев: Аны Җамал Вәлиди премиясе кысаларыннан үтеп китә дип әйтеп булмый...

Ркаил Зәйдулла: Сыймый. Исхакыйга бара торган тәкъдим.

Тукай исемендәге дәүләт премиясе, Такташ һәм Фатих Кәрим исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәдиф Гаташ: Бер генә сүз әйтмәкче булам. Нишләп без берничә премия артыннан куу дигән нәрсәне максат итеп куйдык соң әле?!

Ркаил Зәйдулла: 20 ел алмаган дип киләләр бит... Аны хронология буенча бирмиләр.

Рәдиф Гаташ: Бер премия алгансың икән, гомер буе йөртергә тиешсең! Һәм Тукайга үсәргә кирәк! Исхакый бар икән, тагын Җамал Вәлиди нәрсәгә – мин андый әйберләрне аңламыйм. Берничә премияне җыю мактаныр өченме ул?

Илсөяр Иксанова: Алга барабыз. Чиратта – Абдулла Алиш премиясе. Рәхимә Арсланованы беләсез – Абдулла Алиш исемендәге мәктәп директоры...

Ркаил Зәйдулла: Директор гына түгел, балалар шагыйрәсе. Иң мөһиме – балалар шагыйрәсе.

Илсөяр Иксанова: ...Фирдәвес Әһлия. Рус секциясеннән – Борис Вайнер һәм... Вера Хәмидуллина.

Равил Фәйзуллин: Борис Вайнерга 1-2 ел элек кенә нәрсәдер бирдек түгелме?

Ркаил Зәйдулла: Анысы Горький премияседер. (Шагыйрь, прозаик һәм тәрҗемәче Борис Вайнер 2007 елда Горький исемендәге премияне, 2016 елда – Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне, 2020 елда Державин премиясен алган. авт).

Факил Сафин: Вера Петровнаның документлары бездә (Вера Хәмидуллина Чаллыда яши. авт).

Рәфкать Шаһиев: Әлмәт бүлеге Резеда Шәрипованың «Сабантуй», «Алдакчы яңгыр» һәм «Ялкау балыкчы» дигән балалар китапларын тәкъдим итә.

Ркаил Зәйдулла: Газинур әйтмешли, бу нәмзәтләр буенча фикерләр юкмы?

Нәбирә Гыйматдинова: Бая да сөйләргә бирмәдең. Кичә сөйләдек инде, дидең.

Ркаил Зәйдулла: Алай димәдем. Анда бит Туфитуллова бердәнбер кандидат иде.

Факил Сафин: Вера Хәмидуллина турында сөйли алам.

Илсөяр Иксанова: Саҗидә Сөләйманова премиясенә Казаннан Йолдыз Шәрапова һәм рус секциясеннән Алия Кәримова үтте. Шушы китабы өчен...

Ркаил Зәйдулла: Юк, аның өчен генә түгел. Тәрҗемә эшләре өчен. Тәрҗемә үзәген эшләми дип инкарь итә алмыйсыз. Аның җитәкчесе – Алия Кәримова...

Факил Сафин: Чаллыдан да әйтикме? Чаллы бүлегенә күп районнар керә. Безнең Норлатта яшәп иҗат итүче Илдус Диндаров...

Газинур Морат: Стахановчылар кебек эшлибез!

Факил Сафин: Без Илдус Диндаровның «Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем» шигырьләр китабын Саҗидә Сөләйманова премиясенә тәкъдим итәбез.

Рәфкать Шаһиева: Балалар шагыйрәсе Лилия Фәтхетдинованы тәкъдим итәбез. Бик актив...

Илсөяр Иксанова: Без шушылардан берсен төп премиягә сайлыйбыз. Өч кызыксындыру премиясе бар.

Ркаил Зәйдулла: Рафис Корбан вакытында (Татарстан язучылар берлеген 2012 – 2016 елларда җитәкләде. авт) бер иптәш үзен Саҗидә Сөләймановага тәкъдим итте һәм алды да. Шунда әйткән идем: «Саҗидә Сөләйманова – бөек шагыйрә. Ләкин ир-ат башың белән аның исемендәге премия йөртү матур түгел», дигән идем, ул миңа шундый итеп карады – «Иртәгә мин сине үтерәм», дигән караш иде.

Илсөяр Иксанова: Алгандыр ул...

Ркаил Зәйдулла: Алды, әлбәттә. Минем уйлавымча, төп премияне хатын-кыз алырга тиеш.

Нәбирә Гыйматдинова: Ркаил дөрес әйтә – Саҗидә Сөләйманова премиясен хатын-кызларга бирик. Алия Кәримова – иң лаегы.

Ркаил Зәйдулла: Аның тәрҗемәсе гаҗәеп зәвыклы. Бик шәп шагыйрә дә. Мәскәүдә китаплар чыгару мәсьәләсендә дә аның кермәгән тишеге юк…

Камил Кәримов Алмаз Хәмзинга Гамил Афзал премиясен алып бирү өчен тагын бер омтылыш ясый

Камил Кәримов: Ркаил Рафаилович, безнең Гамил Афзал премиясе ничек эшләнә? Алмаз Хәмзин һаман шул премияне алмаган.

Ркаил Зәйдулла: 20 ел алмаган диләр дә...

Камил Кәримов: Ул эстрада, юмор...

Ркаил Зәйдулла: Алмаз Гыймадиев картаеп бара инде... Язучы буларак Алмаз Гыймадиев өстен. Алмаз Хәмзинга Илһам Шакиров премиясен бирергә кирәк дип уйлыйм. Мин анда да комиссия әгъзасы, кстати.

Равил Фәйзуллин: Аның икесенә дә биреп булмыймы?

Ркаил Зәйдулла: Егетләр, мин каршы түгел. Үз фикеремне генә әйтәм.

Нәбирә Гыйматдинова: Алмаз достоин.

Камил Кәримов: Гамил Афзалны эстрададагылар укыды гомер буе. Алмаз Хәмзин – эстрадада...

Ркаил Зәйдулла: «Чаян» журналын берүзе чыгарып бара.

Факил Сафин: Актаныш белән сөйләшеп, ике Алмазга да биреп булмыймы?

Камил Кәримов: Бюллетеньнарны санадым. (Камил Кәримов җиде премия буенча җыелган нәтиҗәләрне санап чыкты.авт).

Рифат Җамал: Лауреат 50 процент җыярга тиеш. Җыелмаганнарга кабат тавыш бирелергә тиеш.

Ркаил Зәйдулла: Ике премия мәсьәләсендә 50 процент җыелмаган.

Берничә язучысы бертавыштан: Тавышы чыкмасын өчен...

Илсөяр Иксанова: Фатих Хөснигә Кәрим Кара белән Рафис Корбанны яңадан куябыз. Абдулла Алишка – Рәхимә Арсланова белән Фирдәвес Әһлия.

Факил Сафин: Икенче тапкыр да җыелмаса, нишлибез?

Ркаил Зәйдулла: Без идарә әгъзалыгына хатын-кызларны күп сайлаган идек. Нәрсәгәдер әзәеп баралар...

Факил Сафин: Гәүһәр Хәсәнова юк, Луиза юк...

Ркаил Зәйдулла: Аның килгәне дә юк... (Луиза Янсуар турында сүз бара. авт).

Рәдиф Сәгъди: Алмаштыр...

Залдан берсе: Әле Рафис кебек премия алу өчен идарәдән китү турында гариза яза башласалар...

Рәдиф Сәгъди: Идарәдән чыгу – премияне алмыйм дигән сүз инде.

Ркаил Зәйдулла: Идарәдә булсаң да алып булмый.

Рәдиф Сәгъди: ...һәм идарәдә булсаң да...

Рифат Җамал: Безвыходная ситуация.

Рәдиф Сәгъди (көлә): Җәмәгать, бу председатель миңа ошамый башлады бит әле.

Ркаил Зәйдулла: Марат Закир тәмәке тартып тора икән... Эш кушсам, «Абый, эшлибез», ди, эше юк. Тартып тора икән дә: «Да, Ркаил абый да ышанычны акламады», дип әйтә икән.

Рәдиф Сәгъди: Әйбәт! Менә бит – юмор язарлык. Язмый бит!

Нәбирә Гыйматдинова: Гамил Афзалга.

Рәдиф Сәгъди: Үзең яз да – Гамил Афзалга.

Ркаил Зәйдулла: Мин аннары рәислектән китергә тиеш булам.

Рәдиф Сәгъди: Син аласын алып бетердең. Медальләре аркага тагылды уже...

Ркаил Зәйдулла: Яңадан кабатлап әйтәм – беркайчан да алырга йөрмәдем! Миңа 2019 елда Халык шагыйре исемен бирделәр, мин 2010 елда Тукай премиясен алган идем инде. Хәзер халык шагыйре дип әйтергә дә кыенсынам, конечно.

Рифат Җамал: Кызыгы бетте.

Зиннур Мансуров: Сдавать итегез!

Ркаил Зәйдулла: Ренат Таҗетдиновның иҗат кичәсендә Минтимер ага: «Дөресен әйткәндә, бөтен әйберне алып бетердең инде», ди. Таҗи әйтә: «Мин бит сорап йөрмәдем, үзегез бирдегез», ди.

Камил Кәримов: Гамил Афзалга нинди киңәш булды инде? Алмаз Хәмзин мәсьәләсендә?

Рәдиф Сәгъди: Районга тәкъдим итергә инде.

Ркаил Зәйдулла: Алмаз Гыймадиев та бик әйбәт... төшеп калды бит инде... Алмаз Гыймадиевның әдәбияты югары инде.

Рәдиф Сәгъди: Алмаз Хәмзинга – өлкән кешегә бирик инде!

Ркаил Зәйдулла: Әйдәгез, тавыш биреп карыйк – кем Алмаз Гыймадиевка? Кем Алмаз Хәмзинга?

Марсель Галиев: Фатих Котлу дигән кеше бар. Татар кызына өйләнеп, чын татар булып бетте. Татар әдәбияты өчен шактый эшләр эшләде. Татар язучылары хикәяләре антологиясее, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итте. «Нишләп бернәрсә бирмибез?», дигәч, «ул сорамый бит», дигән. Сорый белми.

Ркаил Зәйдулла: Мин аңа тәкъдим иттем. Каршы килә бит ул.

Марсель Галиев: Атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек бит ул. Тәкъдим итик.

Ркаил Зәйдулла: Кем Фатих Котлуны Атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә тәкъдим итергә риза – кул күтәрегез!

Камил Кәримов: Казус! Кемдер Алишта ике тавыш биргән.

Рифат Җамал: 18 кеше, 19 тавыш.

Камил Кәримов: Җәмәгать, Фатих Хөснигә Корбан 13 тавыш алган. Гаризасын ертмый торыгыз!

Ркаил Зәйдулла: Беренче тавыш биргәндә Кәрим Кара күбрәк җыйган иде. Странно!

Илсөяр Иксанова: Әйе, тавышлар күбрәк иде.

Ркаил Зәйдулла: Безнең халыкның фикере бик тиз үзгәреп тора. Кем дә кем Рафис Корбанны Фатих Хөсни премиясенә лаек дип саный – кул күтәрегез! Алишны – яңадан!

Рифат Җамал: Гаҗәп китте хәзер – Тукайны алмасаң, народныйны бирәләр, идарәдән чыгам дисәң, премия бирәләр...

Ркаил Зәйдулла: Егетләр, без хәзер көн тәртибенең «Төрлесеннән» дигән өлешенә кереп барабыз. Алишны ачыклыйк инде...

Рифат Җамал: Мин киләсе елга безнең авыл клубыннан Тукайга тәкъдим алып киләм әле киләсе елга.

Камил Кәримов: Андый әйберне кинәт эшлиләр. Илсөяр, Алмаз Хәмзинның китабы исемен язып куй әле – «Озак яшисең килсә», Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел.

Илсөяр Иксанова: Тавышлар тугызга тугыз.

Ркаил Зәйдулла: Әйдәгез – икесенә дә!

Камил Кәримов: Дөрес!

Рәдиф Сәгъди: Акчасы пополам инде.

Ркаил Зәйдулла: Булды, җәмәгать! Тавыш бирү вакытында «Төрлесеннән» буенча да күп сөйләштек. Җыелыш тәмам!

Газинур Морат әйтмешли, язучылар стахановча эшләп, өйләренә таралыштылар...

Лауреатлар исемелеге биредә.

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 101

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.