Календарь

Май 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:34, 04.05.2023

Чәчкә: «Мондый тормыш турында хыялландыммы мин?»

Җырчы, архив фотоларын карап утыргач, уйларга бирелгән һәм шул уйланулары белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклашкан. Бактың исә, һәр дистә елга бер аның тормышында мөһим вакыйга булган икән.

– Кеше тормышы ел саен гына түгел, минут саен үзгәреп тора. Минем дә шулай. Бүгенгесе – иртәгәгә, иртәгәсе аннан соңга туры килмәгән чаклар була. Уйламаганда-көтмәгәндә вакыйгалар яңа борылыш ала.

Мондый тормыш турында хыялландыммы мин? Әйтә алмыйм. Әмма булганына мең шөкер кылам. Мин бәхетле!

Архивтагы фотоларны карап утырдым әле. 2003 ел – Лениногорск музыка һәм рәсем көллиятендә укыган вакыт; 2013 ел – тормыш иптәшем Ирек белән өйләнештек; 2023 ел – икенче кызым дөньяга туды.

Алга таба да шундый шатлыклы вакыйгалар, уңай үзгәрешләр генә булсын иде. Амин! – дигән Чәчкә.

Виртуаль дуслары да җырчы теләкләренә кушылган.

Фотолар: Чәчкәнең шәхси аккаунтыннан

Ключевые слова: Лениногорск
Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.