Календарь

Май 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

00:00, 07.03.2022

Алинә Шәрипҗанова: «Борыным миңа ошый башлады»

Җырчы Алинә Шәрипҗанова үзенең Инстаграм аккаунтында борынына карата мөнәсәбәте турында язган.

«Үзең турында нәрсә генә ишетмәссең. Күпме еше булса, шул кадәр фикер. Шуңа карап үземне азрак ярата башламам.

Мин һәрвакыт үзем өчен мөһим әйберләр турында уйлап йөрим: текст кабатлыйм, тәүлекне ничек сузарга дип уйлыйм, ничек җырласам, әйбәтрәк була…

Музыка һәм аның матурлыгы, профессиядәге гаделлек, интонация чисталыгы — минем өчен мөһим. Яшермим, телевизордан үземне 16 яшьлек Дженифер Лопез итеп күрмәгәч, кәефем төшә. Мин барыбер хирург пычагы астына ятмыйм. Хәзер мөмкинлекләр күп, ничәдер йөз меңгә үзеңдә нәрсәнедер үзгәртеп була, тик кирәкме икән ул?!

Мәсәлән, минем баш кайгысы — борын. Ул миңа ошый башлады инде, минем күренекле борын. Ул туганнан минеке, ә туганнарны яратырга кирәк», — дип язган ул.

Источник: Intertat
просмотров: 80
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения