Календарь

Май 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

08:00, 17.02.2022

Батон рецепты

Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче аш-су остасы Гөлнара Галимуллинадан батон рецептын тәкъдим итәбез.

Батон камыры өчен 500 грамм он, 0,5 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы тутырып коры чүпрә, 310-320 мл җылы сөт кирәк.

Камырны бераз баскач 3 аш кашыгы үсемлек мае салырга һәм 10 минут камырны басарга. Бер сәгатькә җылы урынга куярга. Камыр кабаргач икегә бүләргә, уклау белән җәяргә һәм рулет сыман итеп төрергә.

Табага пергамент кәгазь җәяргә һәм батоннарны тезәргә, 30 минут кабартырга. Аннары батоннарның өстен берничә урыннан кисеп җибәрергә, пакет белән каплап тагын 15 минут кабартырга. Батонның өстен сөт белән "майларга".

Батоннарны 180 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут пешерергә.

Бу рецепт буенча ике батон чыга.

Источник: Intertat
просмотров: 57
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения