Календарь

Май 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

17:42, 31.10.2021

Белорет районында юл кырыена төшеп капланган машинада өч кеше имгәнгән, икесе үлгән

Башкортстанның Белорет районында бүген иртән коточкыч авария була. Фаҗигадә ике кеше үлә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

«Бүген 7.34 сәгатьтә Белорет районында Белорет-Уфа юлының 102 нче километрында Асы авылы янында ВАЗ 2109 автомобиле юл кырыена төшеп китә. Биредә биш кеше имгәнә (алар арасында балалар юк), шуларның икесе һәлак була», — дигәннәр ведомствода.

Авариядә имгәнгән кешеләрне Белорет район хастаханәсенә илткәннәр.

Урында машиналар хәрәкәте кыенлашкан. машинада кысылып калган кешеләрне коткаручылар махсус кораллар ярдәмендә чыгарган. Урында коткаручылар, ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, диелә.

«Московский комсомолец» хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар — машинаның 43 яшьлек йөртүчесе һәм 18 яшьлек пассажир егет. Имгәнүчеләр арасында яшь кыз һәм ике ир-ат бар, диелә.

Источник: Intertat
просмотров: 93
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения