Календарь

Май 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

19:00, 24.03.2021

Әлмәт блогерлары битлек турында видео төшергән

Әлмәт блогерлары, ирле-хатынлы Айназ белән Айдар Габидуллиннар битлек турында видео төшергән.

«Битлекне ничәне сатып алсаң да, әллә кая югалып бетә. Сезнең дә шулаймы?» — дип язган Айдар.

Чыннан да, кибеткә керергә җыенасың, битлекне кесәләрдән, сумкадан эзләп интегәсең. Алар хатын-кыз сумкасында нәрсәләр генә булмавын күрсәтә, ә ирләрнең машина бардачогында шундый «тәртипсезлек» хөкем сөрә.

Айназ битлек эзләп, бөтен сумкасын бушата. Ә анда нәрсә генә юк?! Акча янчыгы, крем, ачкыч, чәч киптерү өчен фен, туфли, банан, он, аш чүмече, бала уенчыгы, хәтта чын мәче дә шунда була, ә битлек — юк.

«Матурым, синең сумкаңда бигрәк бардак икән бит», — ди Айдар һәм үз бардачогындагы бардактан битлек эзли башлый.

Блогерларның виртуаль дуслары да видеода «үзләрен таныган». «Кайбер вакытта һәрбер кесәдә, сумкада да битлек була. Икенче көнне берсе дә булмый», — дип комментарий калдырган инстачылар.

Источник: Intertat
просмотров: 54
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения