Календарь

Май 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:24, 11.02.2021

Башкортстанда ире сәнәк сабы белән кыйнаган йөкле хатынның баласы төшкән

Башкортстанның Чишмә районындагы Кузьминка авылында яшәүче хатын 10 февральдә участок полиция хезмәткәренә мөрәҗәгать итә. 34 яшьлек хатын ире белән җәнҗалдан соң баласы төшүен сөйли. Соңрак баланың мәетен күрше участокта табалар. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, ир белән хатын көнкүреш мәсьәләләре хакында талаша. Ир өйдә тәртип булмауга зарланып, хатынына ачулана. Аннары ул сәнәк сабы ала һәм хатынын үтерү белән яный. Шуннан соң ир хатынын сәнәк сабы белән кыйнап имгәтә. Шулай итеп йөкле хатынның баласы төшә.

Соңрак ачыкланганча, ир-ат моңа кадәр дә хөкем ителгән. Ул кеше сәламәтлегенә уртача авырлыкта зыян китерү өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Җинаятьтә шикләнелүчегә карата «үтерү белән янау яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Яралгы мәете табылу факты буенча материал Тикшерү комитеты бүлегенә тапшырылган, диелә министрлык хәбәрендә.

«Башинформ» хәбәрчесе ачыклаганча, хатынның алты айлык көмәне була. Ир хатынның йөкле булуын белмәскә мөмкин дигән версия дә бар. Ул суккач, хатынның хәле киткән. Хатын өйдән чыккан һәм күрше участокка барган. Шунда аның баласы төшкән. Хатын баланың мәетен пакетка салган һәм күрше йортның верандасында калдырып киткән, диелә бу хәбәрдә.

Источник: Intertat
просмотров: 51
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения