Календарь

Май 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

00:00, 02.11.2020

Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр Казан метросына утырган

Җырчы Ришат Төхвәтуллин Казанда 2012 елдан бирле яшәвенә карамастан, метрода беренче тапкыр йөрүе турында язган. Фотога төшеп, инстаграмга пост урнаштырган.  

Инстачылар арасында әлеге постны төрлечә кабул итүчеләр очраган. 

«Кайвакыт күктән җиргә төшәргә кирәк», «Бу шактый тәкәббер яңгырады», — дип язган бер төркем виртуаль дуслары. 

«Алай димәгез, безнең Ришат халык белән бергә, йолдызланмады», «Безнең Өсән буенда үскәннәргә шапырынырга кирәкми, аларны халык күтәрә, Ришатны да», — дип яклаган икенчеләре. 

«Күптән шулай йөрергә кирәк», — дип киңәш бирүче дә, «Метрода кызлар күп йөри, ябышмасыннар», — дип кайгыртучы инстачылар да табылган Ришатның фанатлары арасында. 

Источник: Intertat
просмотров: 36
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения