Календарь

Май 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

16:00, 05.09.2020

Кемнәргә чәй эчү зыянлы?

Диетолог Елена Соломатина «Говорит Москва» радиостанциясендә кемнәргә чәй зыянлы булуын әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, чәй бик файдалы эчемлек, анда витаминнар, антиоксидантлар, танин һәм теанин бар. Тик андагы кофеин күләме кайбер кешеләргә зыян китерергә мөмкин.

«Сәламәт кешегә кофеиннан куркырга кирәкми. Ул йөрәк-кан тамырлары системасы өчен бик яхшы тоник. Шулай ук чәйдә аның тәэсирен киметә торган матдәләр дә бар. Кан басымы югары булганда, кайбер психик авырулар вакытында, артык ярсынганда чәй дә, кофе да эчәргә ярамый», — ди Соломатина.

Диетолог чәйнең бәвел кудыру үзлеге булуын, шуңа күрә чәй эчкәч, организмдагы сыеклык күләмен арттырырга кирәклеген әйтте.

Источник: Intertat
просмотров: 70
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения