Календарь

Апрель 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

00:00, 03.09.2020

Руслан Кираметдинов акча эшли: челтәрле маркетингка китмәгән, «ирләрчә» ысулын тапкан

Җырчы Руслан Кираметдинов вакытлыча һөнәрен алыштырган. «Хөрмәтле дуслар, соңгы арада мине югалтканнар. Тамашачылар: „Сез кая, нигә инстаграмда күренмисез?“ — дип яза. Сезнең өчен менә бу видеоны урнаштырырга булдым. Мин хәзерге вакытта урманда, җәмәгать. Тиздән салкын кышлар җитә. Утын әзерлибез», — дип яза Руслан инстаграм сәхифәсендәге видеосына ачыклык кертеп. 

Инстачылар җырчыдан: «Руслан, бигрәк авыр эш сайлагансыз. Сезгә челтәрле маркетинг тәкъдим итмәделәрме әллә?» — дип сораганнар. 

«Миңа кирәкми челтәрле бизнес. Күңелемә ятмаган эштә эшли алмыйм», — дип җавап биргән аларга җырчы. 

Инстачылар Русланны мактаганнар. «Молодец, челтәрле маркетинг оешмасында эшләү ир-атларга бигрәк тә килешми инде», «Булганнан бар да була», — дип язганнар алар. 

Источник: Intertat
просмотров: 63
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения