Календарь

Май 2026

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

31

   |  →

15:49, 23.07.2020

24 июльгә һава торышы һәм ай календаре

24 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен, кич һәм төнлә боз яварга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан 4-9 метр  уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11.. +16˚, көндез +20.. +25˚ булачак.

Үсүче ай. Ай Кыз йолдызлыгында.

Туфракны йомшартырга, чүп үләннәрен йолкырга, черемә әзерләргә мөмкин. Бу көннәрдә күчереп утыртылган авыруларга чыдам булмаган чәчәкләр яхшырак үсеп китәчәк.

Бу көннәрдә утыртылган яки күчереп утыртылган чәчәкләр яхшырак үсеп китәчәк. Клумбалар ясау, дару үләннәрен утырту һәм күчереп утырту, газон чәчү өчен уңышлы көн санала. Ике еллык чәчәкләр һәм декоратив үләннәр чәчәргә мөмкин. Күпьеллык чәчәк үсентеләрен утыртырга була.

Источник: Intertat
просмотров: 47
Для повышения удобства сайта мы используем cookies. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой их применения