куклы, 0+

Өрә белмәгән көчек

Театр-постановщик: Театр кукол «Экият»

Өрә белмәгән көчек
Источник: https://www.puppet-show.ru/
Өрә белмәгән көчекӨрә белмәгән көчек

Хуҗа малай яңа гына табып кайткан кечкенә көчекнең өрә белмәвеннән кемгә нинди зыян була алсын? Ишегалдында уйнап-көлеп яшәүдән башкада гаме булмаган Кәҗә бәтие белән Сарык бәрәне дә, Акбай белән танышканнан соң, шулай фикер йөртә. Ләкин караңгы төндә ишегалдына Бүре килеп кергәч, алар үзләренең никадәр ялгышуын аңлый: туган телен белсә, Акбай хәзер өрә-өрә Галине чакырып чыгарган булыр иде, югыйсә! Шушы кечкенә кимчелек аркасында дуслар Кәҗә бәтиен югалта — Бүре аны кара урманга алып кереп китә. Акбай белән Сарык бәрәне нишләр? Дусларын коткарырга ашыгырмы? Коткара алырмы?

Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән «Өрә белмәгән көчек» спектакле туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.

просмотров: 43