Казань ул. Петербургская, 57 +7 (843) 237-70-20 главный администратор

11 мая

12:00

куклы, 0+

Мактанчык Әтәч (Аманулла)

Театр-постановщик: Театр кукол «Экият»

Продолжительность: 60 минут

Мактанчык Әтәч (Аманулла)
Источник: https://www.puppet-show.ru/

Бу кызыклы музыкаль әкиятнең геройлары йорт кош-кортлары: Әтәч, Үрдәк, Тавык, Каз, Чеби, Каз бәбкәсе. Алар үзләренең җәйге тормышларын матур табигать кочагында «Оҗмах кошлары» ял йортында уздыралар. Җәйге кояш нурларында кызыну, салкынча суда йөзү бик рәхәт. Ләкин һавалы Әтәчнең мактанулары гына кәефне боза. Шуның өстенә комсыз Тилгән кош — кортларны кыерсыта, чебиләрне чүпләп кенә тора. Кош-кортлар арасында иң батыр Каз һәм Үрдәк бу хәлгә юл куймаска, чебиләрне коткарырга уйлыйлар. Ләкин аларның икесенең генә тырышлыгы нәтиҗә бирми, Тилгәнне бергә генә җиңәргә мөмкин! Араларанда булган ызгыш — талашларны, үпкәләрне онытып кош-кортлар барысы бергә Тилгәнгә каршы көрәш башлыйлар һәм җиңеп чыгалар.

просмотров: 69