Календарь

Июнь 2024

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

21

22

23

24

25

26

27

28

29

30

   |  →

13:56, 08.05.2024

Казанда ишегалдында торган машиналарның тормоз шлангларын күселәр кимерә - видео

Казанның Спартак урамында ишегалдында тора торган машиналарның үткәргечләрен күселәр кимергән. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

35 нче йортта яшәүчеләрнең берсе ишегалдында төшергән видеоны күрсәткән. Кадрларда күселәр чабыша. Биредә яшәүчеләр алардан курка да, матди чыгымнар да күрә.

Күселәр ишегалдында яши. Алар машиналарның тормоз шлангларын кимерә, диелә бу хәбәрдә.

Зыян күрүче кешеләр сүзләренчә, әлеге территориядә дистәләрчә күсе оясы табылган. Алар сәүдә үзәге янындагы чүп контейнерларыннан туклана, дип фаразлыйлар.

Источник: Intertat
просмотров: 87

Аккредитация

Компания или частное лицо может получить аккредитацию для публикации новостей на нашем портале.